Законга каршы гамәлләр өчен җавап бирергә туры киләчәк
Соңгы вакытта пенсияләрне, инвалидларны, олы кешеләрне караган өчен компенсацияләрне, тәрбияләүчесен югалтканнарга бирелә торган акчаларны, федераль социаль өстәмәләрне арттырып түләү очраклары ешаеп китте. Мондый хәл түләүләрне һәм пенсия алучылар гаебе белән, ягъни аларның әлеге түләүләргә йогынты ясый торган сәбәп килеп чыкканда вакытында Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итмәүләре аркасында була. Әйтик, тәрбиячесен...